Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән

Татарстанда бүген COVID-19 белән авыруның 43 яңа очрагы расланган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 43 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
18 кеше хастаханәләргә озатылган, 25 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның 42се авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 10 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 9 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 9 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 4 очрак, 80нән 90 яшькә кадәр 6 очрак, 90 яшьтән өлкәнрәк — 2 очрак ачыкланган. 
География :
1. Казан — 19
2. Яр Чаллы — 4
3. Актаныш — 2
4. Биектау — 4
5. Яшел Үзән — 4
6. Кукмара — 1
7. Лаеш — 2
8. Лениногорск — 2
9. Түбән Кама — 3
10. Питрәч — 1
11. Теләче — 1
16 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4001 очрагы теркәлгән. Соңгы тәүлектә 11 кеше савыккан.
фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев