Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада соңгы тәүлектә 1 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә 31 кешене COVID-19 белән авыруы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 17 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 14, Чаллыда — 5, Лаеш, Лениногорск һәм Тукай районнарында — 2 шәр, Әгерҗе, Актаныш, Арча, Баулы, Алабуга Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.

21 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 22 131 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 19 642 кеше савыккан.

Спутник-V вакцинасы белән 457 681 кешегә прививка ясалган. Шулардан 345 182 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев