Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада соңгы тәүлектә 1 кеше короновирус йоктырган

Татарстанда бер көн эчендә 85 кеше COVID-19 белән авырган

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 белән авыруның 85 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 19 кеше хастаханәгә озатылган, 66 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 38 , 30дан 50 яшькә кадәр — 38, 50дән 60 яшькә кадәр — 19, 60тан 70 яшькә кадәр — 11, 70тән 80 яшькә кадәр — 5 очрак ачыкланган.
Казанда — 61, Чаллыда — 5, Лаеш районында — 4, Биектауда — 3, Яшел Үзән, Питрәч, Ютазы районнарында икешәр, Әлмәт, Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама, Саба һәм Тәтеш районнарында берешәр кеше йоктырган.
28 ноябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 10 168 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 8912 кеше савыккан, узган тәүлектә — 92 кеше.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев