Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада соңгы тәүлектә 2 кеше COVID-19 йоктырган

Татарстанда узган көндә короновирус инфекциясе белән авыруның 86 яңа очрагы ачыкланган.

Яңа вирус йоктырган 8 кеше хастаханәгә озатылган, 78 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 7, 18дән 30 яшькә кадәр — 13 , 30дан 50 яшькә кадәр — 34, 50дән 60 яшькә кадәр — 15, 60тан 70 яшькә кадәр — 9, 70тән 80 яшькә кадәр — 6, 80нән 90 яшькә кадәр — 1, 90 яшьтән өлкәнрәк 1 очрак ачыкланган.
Казанда — 56, Түбән Камада — 12, Чаллыда — 10, Алабуга һәм Әлмәт районында — 2шәр, Актаныш, Лениногорск, Минзәлә һәм Норлат районнарында берешәр кеше йоктырган.
4 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 10 687 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 9360 кеше савыккан, узган тәүлектә — 66 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев