Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада соңгы тәүлектә 2 кеше короновирус йоктырган

COVID-19 белән Алабуга районында барлыгы 79 кеше авырый.

Татарстанда короновирус инфекциясен йоктыруның 59 яңа очрагы ачыкланган.
COVID-19 белән авыручы 10 кеше хастаханәгә озатылган, 49 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр −1, 18дән 30 яшькә кадәр — 5 , 30дан 50 яшькә кадәр — 19, 50дән 60 яшькә кадәр — 14, 60тан 70 яшькә кадәр — 14, 70тән 80 яшькә кадәр — 6 очрак ачыкланган.
Казанда — 40, Яшел Үзәндә — 3, Алабуга, Түбән Кама, Норлат, Питрәч һәм Тукай районнарында — 2шәр, Чаллы, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Лаеш һәм Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.
12 ноябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 9044 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 7979 кеше савыккан, узган тәүлектә — 46 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев