Алабугада соңгы тәүлектә тагын 2 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 55 яңа очрагы ачыкланган.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 55 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
Пациентларның барысы да өйдә дәвалана.
Казанда — 29, Чаллыда — 11, Аксубайда — 3, Актаныш, Алабуга һәм Нурлат районында — 2шәр, Әлки, Әлмәт, Югары Ослан, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай районнарында берешәр очрак ачыкланган.
19 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 23 315 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 20 814 кеше савыккан, узган тәүлектә — 8 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев