Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада социаль мәсьәләләр игътибар үзәгендә

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Алабугадагы эш сәфәре кысаларында гражданнарны кабул итте һәм белем бирү сыйфаты мәсьәләләре буенча утырышта катнашты.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында гражданнарны кабул итү ZOOM режимында узды. Аның барышында шәһәр халкы үз проблемалары белән Татьяна Петр кызына мөрәҗәгать итте. Мәсәлән, бер яшь алабугалыны дару белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Фикер алышу барышында әлеге баланы, бүгенге көндә кабул итә торган препаратның тискәре йогынтысын тикшерү өчен, Республика балалар клиник хастаханәсенә госпитализацияләү турында карар кабул ителде.

Активист аналарның берсе инвалид балаларның әти-әниләренә автомобиль бирү программасын яңартырга һәм андый балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә ташламалы ипотека программасын булдырырга тәкъдим итте. Татьяна Ларионова инвалид балаларның ата-аналарына автомобильләр бирү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать җибәрергә һәм конкрет гаиләгә Сбербанкның төзелеш өчен ташламалы ипотека кредиты алу программасында катнашу мөмкинлеген карарга кушты.

Алабуга сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе директоры Рамил Мәрдәнов мәктәпне капиталь ремонтлау мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Бина 1903 елда төзелгән һәм мәдәни мирас объекты булып тора. Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, 2021 ел капиталь ремонт программасына Алабуга интернат-мәктәбе бинасы кермәгән, әмма киләсе елның гыйнварыннан мәктәпне 2022 ел программасына кертү буенча эш башланачак.

Шул ук көнне Татьяна Ларионова «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексында белем бирүнең сыйфатын күтәрү буенча "түгәрәк өстәл"дә катнашты. Юл картасы буенча фикер алышуда катнашу өчен Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, КФУның Алабуга филиалы директоры Елена Мерзон чакырылган иде.
Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева мәктәп укучылары өчен тест үткәрү, һәр яшь укытучыга районның тәҗрибәле педагогы билгеләнә торган остазлык системасы турында сөйләде. "Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар Университет мәктәбе белән тәҗрибә алышу зарурлыгы һәм КФУның Алабуга институты белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек алып бару турында фикер алыштылар.
Якын арада полилингваль мәктәпнең Попечительләр советы барлыкка киләчәк. Аны Татьяна Ларионовага җитәкләргә тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев