Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган митинг узды

15 февраль – “кайнар нокта”ларда катнашкан хәрбиләрне искә алу көне. Бу көнне шәһәрдә сугышчы-интернационалистлар истәлегенә куелган һәйкәл янында совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 31 ел тулуга багышланган митинг булды.

Еллар узган саен, канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, “Әфган” сүзе җаннарны тетрәндерә, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын кузгата. Ул ил халкы күңеленә үзәк өзгеч вакыйга булып кереп калды.

Соңгы совет солдаты Әфган җиреннән киткән истәлекле көннән безне 31 ел вакыт аера. 9 ел һәм 51 көн буе гади совет егетләре интернациональ бурычларын үти. Солдат сугышны башламый да, сайламый да. Антына һәм хәрби бурычка тугры солдат Ватаннан һәм халык исеменнән бирелгән әмерне генә үти. Монда аның батырлыгы, Туган иленә мәхәббәте чагыла. Ахыргача үзләренең хәрби бурычларын үтәп, сугыш кырларында һәлак булганнарны онытмау – изге бурычыбыз.

Бу көнне дә сугышчы-интернационалистлар һәйкәле каршындагы мәйданда хәрби хәрәкәт ветераннары, аларның якыннары, шәһәр җитәкчеләре, мәктәп укучылары һәм битараф булмаган алабугалылар җыелды.

– Без бу сугыш турында белеп яшәдек. Ул башланганда миңа 10 яшь иде. Дәүләт ул вакытта тулы масштаблы сугыш баруын яшерергә тырышты. Бүген исә бу сугышның социаль-сәяси әһәмияте турында фикер йөртүе кыен. Әфганда безнең егетләр үзләренең бурычларын намус белән үтәде. Мин үзем 1987 елдан 1989 елга кадәр армиядә хезмәт иттем, ул вакытта сугыш әле тәмамланмаган иде. Без барыбыз да анда нәрсә барганын яхшы аңладык. Районыбыз территориясендә яшәүче ветераннар минем өчен кадерле. Мин аларга чын күңелдән озын гомер, сәламәтлек, алган яраларының еш борчып тормавын телим, – диде Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев үзенең чыгышында.

Әфганстанда һәм Чечняда сугышкан солдатлар аяусыз каты сугыш сынавы узган. Монда катнашучылар хәлиткеч мизгелдә мөмкин булмаганны эшләргә – экстремаль ситуациядә боерыкны үтәргә, бер-берсен бәладә калдырмаска сәләтле булып чыга. Сугышчан туганлык, батырлык һәм бурычларына тугрылык алар өчен буш сүз түгел.

– Бүген илебез өчен мөһим истәлекле вакыйга: совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына һәм читтә үзләренең хәрби бурычларын үтәгән, Ватаныбызны саклаган гражданнарны искә алу һәм исән кайтканнарга рәхмәт хисләрен белдерү көне. Нәкъ 31 ел элек безнең тулы контингет Әфганстан территориясеннән чыгарылды. Ватандашларыбыз батырлык, каһарманлык кебек сыйфатларын күрсәтте, бу исә сугышчан бурычларны үтәргә ярдәм итте. Кеше өчен үз халкына хезмәт итү – зур дәрәҗә. Алар турында хәтер безнең йөрәкләрдә сакланачак. Хәзерге буынга үрнәк алырлык кешеләр бар. Совет солдатлары һәм офицерларының каһарманлыгы – кыюлык һәм батырлык үрнәге, – диде Алабуга районының хәрби комиссариат бүлеге башлыгы Николай Битюков һәм иң изге теләкләр теләде.

Алабуга хәрби комиссариаты мәгълүматларына караганда, шәһәрдә һәм районда бүген 206 сугышчы-интернационалист яши.

Митингта үзләренең газиз улларын сугышка җибәреп, аларның кайтуын зарыгып көткән, күз яшьләре түккән, яраланып кайткан улларын тәрбияләгән аналар хөрмәтенә дә рәхмәт сүзләре әйтелде.

Чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Ун елга якын дәвам иткән һәм күпме кешенең гомерен өзгән дәһшәтле Әфган сугышы тәмамлануга 31 ел үткән, ләкин бу сугыш китергән яралар һәм кайгы-хәсрәт әле дә онытылмый. Алдагы елларда илләребез имин булып, мондый фаҗигаләрне башка беркемгә дә күрергә язмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев