Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада спорт объектлары янә үз эшләрен башлап җибәрде

Алар барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп эшләячәк.

Озак тәнәфестән соң шәһәребездәге спорт объектлары кабат ишекләрен ачты. 
«Бүгенге көндә шулай ук Боз сарае һәм „Бердәм Россия“ спорткомплексындагы бассейн үз эшен башлап җибәрде. Бозга әлегә спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне генә чыгарабыз. Ә инде 1 октябрьдән барлык шәһәрлеләрне дә күрергә шат булачакбыз, „Бердәм Россия“ спорт комплексына исә хәзерге вакытта ук йөзергә теләгән һәркем килә ала,» — ди спорт корылмалары дирекциясе директоры урынбасары Екатерина Спиридонова.
Хлыстоводагы һәм Тынычлык проспектында урнашкан физкультура-сәламәтләндерү комплексындагы бассейннар да тиздән кунакларны кабул итәргә әзер булачак. Хәзер исә эшләтеп җибәрү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү бара.
«Спорт объектларына килү өчен бернинди белешмәләр дә кирәкми. Кергәндә һәр кешедә битлек булу зарур, килүче аны чишенү бүлмәсенә кадәр киеп барырга тиеш, ә инде аннан соң битлекне салырга мөмкин. Шулай ук кешенең температурасы үлчәнәчәк, теләгән һәркем дезинфекция чарасы белән кулларын эшкәртә алачак.»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев