Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"Алабуга"да Ставрополь крае делегациясе булып китте

МИЗ мәйданчыгында Ставрополь крае делегациясе Ford Sollers компаниясенең автомобиль производствосы һәм двигательләр заводларында булды.

Ставрополь крае делегациясе узган җомгада "Алабуга" махсус икътисадый зонада булып китте. Делегациягә Ставрополь крае Хөкүмәт рәисе урынбасары - икътисад үсеше министры Андрей Мурга һәм Ставрополь крае Хөкүмәт рәисе урынбасары Роман Петрашов җитәкчелек итте. Делегация составына шулай ук крайның кайбер муниципаль районнары җитәкчеләре керде.
Ставрополь крае вәкилләре «Алабуга»га Россиядә иң уңышлы махсус икътисадый зонаны төзү һәм үстерү тәҗрибәсен өйрәнү өчен килделәр. Әлеге делегация әгъзалары өчен «Ни өчен дөнья брендлары «Алабуга»ны сайлый» презентациясе уздырылды.
МИЗ мәйданчыгында Ставрополь крае делегациясе Ford Sollers компаниясенең автомобиль производствосы һәм двигательләр заводларында булды. Кунаклар сүзләренчә, алар бик тә заманча автоматлаштырылган җитештерүдән ифрат зур тәэсирләр алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев