Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада сүтелергә тиешле корылмаларның исемлеге мәгълүм булды

Объектлар ирекле рәвештә сүтелмәгән очракта, аларны мәҗбүри юкка чыгарачаклар.

Алабуга районы муниципаль милкендә булган җир кишәрлекләрендә, күп фатирлы торак йортларның ишегалларында урнашкан металл гаражлар, агач хуҗалык-көнкүреш корылмалары һәм кирпеч гаражлар хуҗаларына быелның 1 маена кадәр аларны ирекле рәвештә сүтәргә киңәш ителә. Бу хакта торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш департаменты хәбәр итә.

Бу исемлектә Нефтьчеләр проспектындагы 34, 36, 38, 44А, 46А, 48а, 48А, 48а, 50, 58нче йортлар, Землянухин урамындагы 10А, 12А йортлар, Разведчиклар урамындагы 31А, 31б, 37, 39А, 39А, 39Б, 43а, 45а йортлары, Казан урамындагы 12а, 14 йортлары бар. 

Объектлар ирекле рәвештә сүтелмәгән очракта, аларны мәҗбүри юкка чыгарачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев