Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада сугыш елларында хәбәрсез югалган солдатның туганнарын эзлиләр

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы буенча бүлеге Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган, Буа районында 1916 елда туган Михаил Васильевич Богаткинның туганнарын эзли.

Сугышчының җәсәде 2015 елның җәендә Ярославль шәһәре тирәсендә табыла. Аның турында тагын шул мәгълүм: Михаил Боткинның кыз туганы Серафима Васильевна Морозова (Богаткина) һәм аның ире Николай Тимофеевич Морозов 1935 елда Алабугада яшәгән. Николай Морозов 1935 ел ахырына кадәр автотрактор мәктәбе җитәкчесе булган. Аларның алга таба язмышы билгеле түгел.
Әлеге кешеләр яки аларның туганнары турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның барысының да җавапсыз калмауларын үтенәбез. Элемтәгә керү өчен телефон: 7-86-79.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев