Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада суперәби бәйгесе үтте

Бәйге финалы шәһәр мәдәният сараенда үткәрелде. Быел "Суперәби" дигән мактаулы исемгә лаек булу өчен 7 әби ярышты.

Алар арасында шәһәр әбиләре дә, авылда яшәүчеләр дә бар иде. Бәйгедә катнашучылар 5 бирем үтәргә тиеш булды: болар - визит карточкасы, "XXI гасыр әбисе" дигән иҗади бәйге, "Заман сулышын тоеп яшә", "Иске әйберләрнең яңа яшәеше", "Әбиләрдән супер меню" дигән ярышлар.
Жюри әгъзаларына да җиңел булмады: бер әби икенчесеннән талантлырак булып чыкты, алар биеделәр дә, җырладылар да, берсеннән-берсе тәмлерәк ризыклар әзерләделәр. Нәтиҗәдә "Суперәби -2014" титулы быел Тамара Әхмәдиевага бирелде. Төп приз - кыска дулкынлы мич тә аңа тапшырылды.
Оештыручылар искәреп киткәнчә, бәйге өлкәннәргә игътибар күрсәтү йөзеннән үткәрелде, аларның зирәклеге һәм мәрхәмәтлелеге алдында һәркайсыбыз баш ияргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев