Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада суворов училищесы курсантлары "Юлларда күренерлек бул!" акциясе үткәрде

7 октябрьдә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре суворов училищесы курсантлары белән берлектә "Юлларда күренерлек бул!" акциясе үткәрде. Ул җәяүлеләр тарафыннан яктылык кайтаручы элементлар куллануга багышланган иде.

Статистикадан күренгәнчә, җәяүлеләрне бәрдерү очраклары нәкъ менә тәүлекнең караңгы вакытында яки томан, явым-төшемнәрдә еш була. Мондый вакытта юлда җәяүлеләрнең кинәт килеп чыгуы машина йөртүче өчен бөтенләй көтелмәгән хәл була. Ә кыш көне исә тормоз юлы тагын да озыная, шуңа күрә, җәяүлене инде килеп җиткәч кенә күрү фаҗигале тәмамланырга мөмкин.

Яктылык кайтаручы киемнән булмаган кешене машина йөртүче якыннан яктыртучы фара белән 25-30 метрдан күрә, ә инде киемендә яктылык кайтаручы элемент бар икән, бу ара 130-140 метрга җитә. Ерактан яктыртучы фара белән барганда исә яктылык кайтаручы киемнән барган кешене 400 метрдан шәйләргә була.

- Юл-транспорт һәлакәтен булдырмауның иң мөһим һәм тәэсирле ысулларының берсе - машина йөртүче юлны аркылы чыгучы һәм машина юлы кырыннан баручы җәяүлене ерактан күрергә тиеш. Ә моның өчен һәркемнең, аеруча балаларның өс киемендә яки сумкасында яктылык кайтаргыч предметлар - беләзек, махсус значоклар, жилет яки өс һәм аяк киемнәрендәге тасмалар булу зарур, - ди Алабуга районы ЮХИДИ инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Гөлшат Каюмова.

Акция барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм суворов училищесы курсантлары җәяүлеләргә, маршрут автобусы пассажирларына, машина йөртүчеләргә "Добрая Дорога Детства" газетасы таратты, яктылык кайтаручы элементлары булган стикерләр һәм беләзекләр өләште, юл хәрәкәте иминлеге буенча белешмәләр бирде.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев