Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тагын 1 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә 48 кешенең COVID-19 белән авыруы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 22 кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 26, Чаллыда — 11, Менделеевск районында — 2, Актаныш, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.

31 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 465 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 255 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 5 кеше.

Барлыгы 993 255 кешегә прививка ясалган. Шулардан 840 770 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев