Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тагын 1 кеше короновирус йоктырган

Татарстанда кичә COVID-19 белән авыруның 103 яңа очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 103 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 18 кеше хастаханәгә озатылган, 85 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 3, 18дән 30 яшькә кадәр — 9 , 30дан 50 яшькә кадәр — 37, 50дән 60 яшькә кадәр — 20, 60тан 70 яшькә кадәр — 23, 70тән 80 яшькә кадәр — 11 очрак ачыкланган.

Казанда — 51, Чаллыда — 13, Яшел Үзән һәм Саба районнарында — 9ар, Түбән Кама һәм Чистайда — 4шәр, Норлат районында — 3, Бөгелмә һәм Зәйдә — 2шәр, Аксубай, Алексеевск, Биектау, Алабуга, Лаеш һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

24 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 12 583 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 574 кеше савыккан, узган тәүлектә — 19 кеше.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев