Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тагын 2 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 32 очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 8 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 13, Чаллыда — 7, Буа, Алабуга, Зәй һәм Лениногорск районнарында — 2 шәр, Әгерҗе, Яшел Үзән, Спас һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

22 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 22 153 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 19 743 кеше савыккан.

Спутник-V вакцинасы белән 465 215 кешегә прививка ясалган. Шулардан 347 302 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев