Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тагын 2 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 46 очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 19 кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 22, Чаллыда — 8, Тукай районында — 5, Лаеш районында — 3, Алабугада — 2, Актаныш, Алексеевск, Бөгелмә, Менделеевск, Түбән Кама һәм Теләче районнарында берешәр кеше йоктырган.

24 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 123 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 054 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 40 кеше.

Барлыгы 966 676 кешегә прививка ясалган. Шулардан 804 069 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев