Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Татар кызчыгы-2021» район бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

Чара бу атнада Алабуга Үзәк китапханәсендә үтте.

Йолаларга, гореф-гадәтләргә, милли моңнарга мәхәббәтне сабый чактан сеңдерергә кирәк. Шушы максатны күздә тотып, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының Алабугадагы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова әлеге бәйгене үткәрде.
Нәниләр арасында оештырылса да, ярыш бик җитди булды. Тугыз сабыйның һәрберсе үзләренең осталыкларын күрсәтергә тырышты. Кем сәнгатьле итеп шигырь сөйләде, кайсы җырлады, кемдер биеде.
Моның кадәр үзе сөйкемле, үзе талантлы тугыз сабый арасыннан «иң-иңен» сайлап алу җиңел эш булмагандыр. Тик бәйге булгач, нәтиҗә ясарга, җиңүчене билгеләргә кирәк. 
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында нәни кызчыкларны Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова сәламләде һәм һәркемгә рәхмәт белдерде.
Морт авылыннан килеп өченче урынга лаек булган 7 яшьлек Аишә Фәхсетдинованың бу тәүге тапкыр чыгыш ясавы.
— Шигырь сөйләдем, биедем. Конкурс миңа ошады, башка елларда да катнашачакмын, — диде ул.
34нче балалар бакчасында тәрбияләнүче, икенче урынны алган 6 яшьлек Азалия Насыйбуллина мине үзенең мөлаемлеге белән җәлеп итте. Әнисе Гүзәлия ханым әйтүенчә, аның кызы күп төрле конкурсларда катнашып, лаеклы урыннар яулый. Икенче урын алуларын белгәч, сөенгәннәр, әмма бу безгә алга таба да үсәргә, камилләшергә зур этәргеч булды, ди ул.
— Кызым «Кәрия-Зәкәрия» җырын башкарды, биеде һәм без бергәләп токмач кистек. Күптән түгел генә «Нәүрүз гүзәле» конкурсында катнашып, беренче урын яулаган иде. Бу бәйгедә икенче урын алуыбызга сөендек, әмма башка елларны тагын да җаваплырак караячакбыз. Минемчә, әзерләнер өчен бераз вакыт җитмәде, — диде Гүзәлия Насыйбуллина.
Ниһаять, барлык көндәшләрен дә артта калдырып, 30нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Аделина Тавабилова беренче урынны алган. Әнисе сүзләренчә, ул бу бәйгедә үзе катнашырга теләк белдергән.
— Балам өчен бу бик зур тәҗрибә. Шунысы әһәмиятле, ул үзе теләк белдерде һәм бөтен күңелен биреп чыгыш ясады. Мондый бәйгеләр үткәрү бик кирәк, чөнки балаларыбыз үз туган телләрен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш, — диде Ильнара Тавабилова.
Балаларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Бу конкурста катнашкан нәни кызчыкларның милләтебез белән горурлану хисен үзләрендә тәрбияләп, чын татар кызлары булып үсүләренә ышанабыз. Киләчәктә дә бәйгенең дәвамлы булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев