Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тавыш бирү көнендә куркынычсызлыкны ничек тәэмин итү турында сөйләделәр

1 июльдә җәмәгать тәртибен саклауга 60тан артык Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре һәм Росгвардиянең 2 хезмәткәрен җәлеп итү планлаштырыла.

Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны үткәрүдә куркынычсызлыкны тәэмин итү — террорчылыкка каршы комиссиянең һәм оператив төркемнең уртак утырышы темасы әнә шулай яңгырады.
Исегезгә төшерәбез, 1 июльдә Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү узачак. 25 июньнән участок сайлау комиссияләрендә вакытыннан алда да тавыш бирергә мөмкин булачак. Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина билгеләп үткәнчә, тавыш бирү вакытында тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барлык чараларны да күрергә кирәк.
Бу мәсьәлә буенча төп доклад белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Рәмис Сәхәбетдинов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Алабуга районы территориясендә барлыгы 62 участок сайлау комиссиясе бар, шуларның 39ы — шәһәр территориясендә, калганнары авыл җирлекләрендә урнашкан. Аларның һәркайсында комиссия тикшерүе үткәрелгән, видеокүзәтү системасына, объектны яктыртуга, сигнализациягә, янгын куркынычсызлыгы системасына аерым игътибар бирелгән. Кайбер җитешсезлекләр ачыкланган, биналар милекчеләре аларны бүгенге көнгә инде бетерергә тиеш.
Рәмис Сәхабетдинов сүзләренә караганда, көн саен (вакытыннан алда тавыш бирү барышында һәм тавыш бирү көнендә — 1 июльдә) җәмәгать тәртибен саклауга 60тан артык Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре һәм Росгвардиянең 2 хезмәткәрен җәлеп итү планлаштырыла. Шулай ук ирекле халык дружинасы, шәхси сак оешмалары һәм муниципаль хезмәткәрләр дә җәлеп ителәчәк.
Кайбер биналарда берьюлы берничә сайлау участогы урнашкан, мәсәлән, мәктәпләрдә. Әйтик, 8нче мәктәптә алар өчәү. Бинада террорчылыкка каршы яклануны оештыру турында мәктәп директоры Миңнечулпан Сафина сөйләде.
Шулай ук утырышта катнашучылар балалар һәм мәктәп яны лагерьларының, мәдәният объектларының, су белән тәэмин итү объектларының террорчылыкка каршы якланганлыгы турында фикер алышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев