Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре эш тәҗрибәсе белән уртаклашты

Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре үзара эш тәҗрибәсе белән уртаклашып эшли башлады. Бу атнада алар идарәче компания вәкилләре белән очрашу үткәрде.

ТИҮ Ассоциациясе рәисе Таңсылу Хөснуллина билгеләп үткәнчә, бүген халык белән эшләү буенча бик күп тәҗрибәләр һәм идеяләр бар. Алар Интернетта киң таралган, әмма алабугалылар белән эшләр өчен барысы да туры килми, чөнки төрле районда яшәүче халыкның менталитеты төрлечә. Эш өчен кирәкле вариантны сайлап алу өчен ТИҮ рәисләре тәҗрибәләре белән уртаклаша ала торган очрашулар үткәрергә карар кылынды.
Үзенең эше турында беренчеләрдән булып 2нче санлы «Черемушки» ТИҮ рәисе Сирена Перцева сөйләде. Үзенә билгеләнгән территориядә ул яшәүчеләргә шактый озак вакыт дәвамында ярдәм итә. Аның әйтүенчә, йорт буенча җаваплылар белән ул заманча мессенджерлар ярдәмендә актив аралаша. Аларны, кагыйдә буларак, иң активлар арасыннан сайлыйлар. Шул ук вакытта ТИҮ аларны беркайчан да ярдәменнән ташламый.
— Шулай ук без йорт буенча җаваплылар белән шундый тәҗрибә булдырдык — яшәүчеләрнең барлык үтенеч һәм дәгъваларын дәфтәргә язып барырга. Соңыннан алар аны миңа тапшыралар, ә мин, үз чиратымда, бу проблеманы хәл итәр өчен, аерым бер дәфтәргә язып алам, — диде Сиренә Имаметдин кызы.
«Жилкомфорсервис» идарәче компаниясе директоры Римма Хәбибрахманова рәисләр белән әңгәмә барышында йорт буенча җаваплыларны сайлап алу кирәклеген ассызыклады, чөнки бу аларның эшләрен җиңеләйтәчәк һәм идарәче компанияләргә яхшы ярдәм булачак. 
— Әлбәттә, без ТИҮләр белән эшлибез, әмма йорт буенча җаваплылар да безгә бик кирәк. Торак милекчеләре җыелышларын уздыруга да аерым игътибар бирәсе килә. Аларның әйдәүчесе булып яшәүчеләр дә, идарәче компания дә, шулай ук җирле үзидарә органнары да булырга мөмкин, ә безнең очракта — җир-милек палатасы. Ләкин тавыш бирүдә бары тик милекчеләр генә катнаша ала. Җыелыш башланырга ун көн кала аларга хәбәр итәргә кирәк. Ә торак милекчеләре реестрына хәзер милек хокукында өлешләр турында мәгълүматны кертергә кирәк. Әгәр 60 квадрат метр мәйданлы фатир гаилә пары арасында тигез өлешләргә бүленгән булса, тавыш биргәндә аларның һәркайсы 30 квадрат метрны гына күрсәтә. Әгәр сез җыелыш үткәрергә уйласагыз, безгә мөрәҗәгать итегез, без сезгә барлык кирәкле мәгълүматны бирербез, — дип искәртеп үтте Римма Роберт кызы. 
Бүгенге көндә Алабуга районында 20 ТИҮ эшли: 18е — шәһәрдә, 2се — авыл җирлекләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев