Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада “Царицыно” булырмы, юкмы?

Топонимик комиссиянең яңа микрорайоннарның берсенә "Царицыно" дип исем кушып, аның урамына - Дворцовая, ә тыкрыкларына Рәсәй патшалары исемен бирү турындагы тәкъдиме халык арасында зур шау-шу куптарды.

Шәһәребез меңьеллык бай тарихка ия булса да, Алабуга өчен "Царицыно" килешеп бетми, күпчелек әнә шундый фикердә.

Газета редакциясенә Алабуганың "Татар иҗтимагый үзәге" аксакаллары шурасы вәкиле Рафыйк Мәхмүдов мөрәҗәгать итте. "Бу - соңгы елларда безнең дәүләттә царизмны сагыну, искелекне юксынуның бер билгеседер. Рәсәйлеләр барлык патша белән дә иркен һәм бай яшәгән дип һич тә әйтеп булмый. Киресенчә, Мәскәү патшалыгы һәрвакыт Европага үги булды һәм беркайчан да халыкның иминлеге турында кайгыртып яшәмәде. Царизм белән көрәштә миллионлаган рәсәйле баш салды. Мондый мәсьәләләрне җәмәгать белән килешенеп эшләргә кирәк. Халыкларның милләтара һәм динара килешеп яшәве - безнең өчен иң кадерлесе, дип белдергән республика җитәкчелеге мең мәртәбә хаклы", - дип яза ул.

Шәһәр тарихында безнең регион өчен әһәмиятле эшләр башкарган шәхесләр бик күп, диләр алабугалылар.

Мәсәлән, "Радужный" поселогындагы "Новый" микрорайоны урамнарына якташларыбыз: Советлар Союзы Герое Гыймазетдин Вәҗетдинов, Петр Софронов, Аким Гаврилов һәм Төньяк тикшеренүчесе Николай Пинегин исемнәрен бирделәр. Урамнарның берсе Алабуганың меңьеллык тарихын дәлилләүдә катнашкан Альфред Халиков исемен йөртәчәк.

Ә ул арада кичә топонимик комиссиянең чираттагы утырышы булды. алабугалылар анда да мөрәҗәгать итте. Аларның тыңлаганнан соң, комиссия әгъзалары яңа микрорайонның исеме буенча фикер алышуны дәвам итәргә булды.

Ринат ӘМИРХАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев