Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада туристлар өчен мең дә бер ләззәт

Узган атнада Алабугага журналистлар десанты килеп төште.

Республиканың төрле почмакларыннан килгән хезмәттәшләребезгә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге тарафыннан кризиска каршы акция буларак эшләнгән «Алабугада мең дә бер ләззәт» программасы тәкъдим ителде. Исегезгә төшерәбез, Алабуга музейлары 18 майдан килүчеләр өчен кабат ишекләрен ачты.
Алабуга музейчылары туристларга безнең шәһәрдә ял көннәрен символик суммага — бер кешегә 2200 сумга үткәрергә тәкъдим итә.
Туристлык бизнесы өчен авыр чорда кризиска каршы акциянең инициаторы буларак ТР Туризм буенча дәүләт комитеты чыгыш ясады. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко сөйләде.
«Хәзер 1000 еллык тарихы булган тарихи шәһәребезнең барлык мәдәни мирасын, «Татарстанда 1001 ләззәт» республика программасы кысаларында безгә килеп, һәр Татарстан кешесе күреп белә һәм өйрәнә алачак. Без үзебез әлеге программаны «Алабугада 1001 ләззәт» дип атыйбыз. Туристлык буенча дәүләт комитетына керткән тәкъдимнәребез туристлар өчен кызыксындыргыч булыр дип уйлыйм. Кешеләр безгә бөтен гаиләләре белән дә, йә берүзләре, йә булмаса тулы экскурсия төркеме белән килә ала».
Гөлзада Руденко сүзләренә караганда, музей дүрт маршрут вариантын тәкъдим итә. Әйтик, аларның берсе «Алабуга сәүдәгәрләре» исемен йөртә. Аның кысаларында Алабуга музейларына, беренче чиратта, Шәһәр тарихы музеена сәяхәт күздә тотыла, ул кечкенә сәүдәгәрләр шәһәре тормышы турында сөйли. Шулай ук әлеге маршрутка Бехтерев исемендәге Өяз медицинасы музеена, сәнгать салонына бару һәм башкалар керә.
«Комсомольская правда» басмасының баш мөхәррир урынбасары Лика Исаева билгеләп үткәнчә, Алабуга әлеге проектта катнашучы башка шәһәрләргә лаеклы конкуренция тудыра алачак.
«Мин — Татарстан кешесе һәм әлбәттә, Алабугада инде беренче тапкыр гына булуым түгел. Әлеге программада катнашучы һәр шәһәр уникаль дип саныйм. Казан, мәсәлән, бөтенләй башка шәһәр, ул Алабугадан тарих һәм архитектурасы белән аерылып тора. Сезнең киләчәк туристларга күрсәтерлек әйберләрегез бар».
Билгеләп үтик, матбугат туры «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» программасын алга этәрү, популярлаштыру максатыннан оештырылган иде, бу программа, асылда, кешеләргә җәйге вакытта зур чыгымнарсыз да ял итү мөмкинлеген тәкъдим итү өчен булдырылган. Шуның белән бергә, ул пандемия аркасында кертелгән чикләүләр чорында җирле туристик тармакны стимуллаштыруга да юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте Гөлзада Руденко.
«Дөресен генә әйткәндә, без моның белән күп акча эшләмәячәкбез. Бу программа, нигездә, киләчәккә йөз тота. Быел җәй бездә булып киткән кешеләр бирегә яңадан килергә теләр, дип өметләнәбез. Өстәмә программалар күп. Иван Иванович Шишкин музеенда, Өяз медицинасы музеенда өстәмә интерактив чаралар, шулай ук Надежда Дурова музеенда интерактив программа тәкъдим итә алабыз. Безнең арсеналда хәтта «шәмнәр белән экскурсия», төнге экскурсия, балконда чәй эчү һәм башкалар бар».
«Алабугада 1001 ләззәт» проектының иң кызыклы өлешләренең берсе — Андрей Ивановның 42 мәдәни мирас объекты һәм 12 музей-күргәзмә объектын үз эченә алган музей тарихи кварталы буенча авторлык экскурсиясе, ди оештыручылар.
«Автор һәр йорт турында, аның ничек төзелүе, хуҗасының кем булуы, башта монда нәрсә төзергә планлаштырылганы, теге яисә бу йортның нәрсә белән данлыклы булуы турында сөйләячәк. Аннары без туристларга үзебезнең музей кибетен карарга, урамнар буйлап йөрергә һәм, әлбәттә, «Трактир» музей-театрында төшке аш ашарга тәкъдим итәбез».
Әйтергә кирәк, Алабугада бу проектны нәкъ менә туроператор статусына ия булган Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге башлый. Безнең шәһәрдән тыш, проектта Чистай, Кама Тамагы һәм Болгар шәһәрләре катнаша. Алга таба әлеге исемлек тагын тугыз локация белән тулыландырылачак, дип ышандыра оештыручылар.
Ошаган программаны Visit Tatarstan сайтында броньларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев