Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Тынычлык проспекты буенча коймалар төзекләндерелә

Бүгенге көндә 10 металл секция алмаштырылган инде.

Алабугада Тынычлык проспекты буйлап коймаларны төзекләндерү эшләре старт алды. Шәһәрне төзекләндерү МУП хезмәткәрләре тарафыннан җимерелгән коймаларны алмаштыру эше алып барыла. Мәсәлән, бүгенге көндә инде 10 металл секция алмаштырылган.

"Аннары кояшлы яхшы көндә алар буялачак. Ниндидер сәбәп аркасында юкка чыккан яки булмаган коймалар да кабат торгызылачак. Коймаларны алмаштырудан һәм ремонтлаудан тыш, аның якын-тирәсе дә төзекләндереләчәк. Коймалар шулай ук Нефтьчеләр проспектында  ремонтланачак", - дип хәбәр итәләр төзекләндерү оешмасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев