Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Тынычлык проспектында юл эшләре тулы куәтенә бара

Тынычлык проспектында иске асфальт катламы яңасына алыштырыла.

Быел барлыгы 9 километрга якын юл полотносын һәм 11 километр кечкенә тротуар юлларны алыштырырга планлаштыралар.

Әлеге территория быел юл катламы тулысынча алыштырылган беренче урын булды, дип хәбәр иттеләр шәһәр башкарма комитетында.

Алабуга башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алена Миңнебаева аңлатканча, бу эшләр “Алабуга муниципаль районы торак пунктларының асфальт-бетон өслекле гамәлдәге юл челтәрен ремонтлау” программасы ярдәмендә мөмкин булган.

Билгеләп үтик, бу – республика программасы. Быел юл катламын алыштыруга республика казнасыннан 50 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Беренче чиратта Тынычлык проспектындагы юлның Нефтьчеләр проспектыннан алып Интернациональ урамына кадәрге участогы алмаштырылачак. Өстәвенә, ике ягы да, дип аныкладылар башкарма комитетта.

Юл полотносын яңарту эшләрен башкаручы эшчеләр әйтүенчә, асфальт катламын алыштыру – катлаулы процесс. Ул берничә этаптан тора. Башта иске асфальт катламын сүтәргә, аннары – вак таш катламын җәяргә, аны битум белән эшкәртергә, ә өстән асфальтның яңа катламын салырга кирәк. Асфальтлаудан соң янә җөйләрне һәм ялганган урыннарны битум белән эшкәртәләр, соңыннан асфальтны тыгызлап чыгалар.

Иң мөһиме – һава торышы сынатмасын, ә ул соңгы көннәрдә куандырмады. Яңгыр вакытында юлчылар үз эшләрен туктатырга мәҗбүр булды. Әмма, гомумән алганда, тоткарлык минималь иде.

– Асфальт катламын алмаштыруның коры һава торышы шартларында гына мөмкин булуын исәпкә алырга кирәк. Яңгыр вакытында асфальт җәю – йөз процентлы брак. Аз гына вакыт узганнан соң да ул кабат җимереләчәк.

Шулай итеп, быел 73,5 мең квадрат метр яңа асфальт юл һәм 17 мең метр тротуар салыначак. Программага барлыгы 24 юл участогы һәм 15 тротуар участогы керде, дип аңлатты ТКХ һәм төзелеш департаментының беренче урынбасары Андрей Дементьев.

– Әйтик, Нефтьчеләр проспекты буенча Дурова тыкрыгыннан алып Үзәк район хастаханәсенә кадәр, Мәскәү урамында – Тугаров урамыннан Галиәсгар Камал урамына кадәр, Чаллы шоссесы буенча – “Хәят” отеленнән АЗСка кадәр юл участокларында яңа асфальт салыначак, шулай ук Мәрҗани урамы буенча зур юл участогы яңартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев