Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада уникаль чәйнекләр күргәзмәсе ачыла

Күргәзмәдә 300дән артык коллекцион чәйнек күрергә мөмкин. 

15 гыйнварда Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Күргәзмәләр залында Сергей Прачның шәхси коллекциясеннән (Чайковский шәһәре, Пермь крае) «ЧӘЙнекләрнең тылсымлы дөньясы» («Волшебный мир ЧАЙников») күргәзмәсе эшли башлаячак. Ул 8 февральгә кадәр дәвам итәчәк. 

Анда Россия, Кытай, Япония, Үзбәкстан, Украина, Белоруссия, Казахстан, Әрмәнстан, Балтыйк буе илләреннән 300дән артык чәйнек тәкъдим ителәчәк. Эшләнмәләр фарфор, пыяла, металл, агач, керамика, бәллүр һәм башка материаллардан ясалган. 

Экспозициядә Ленинград фарфор заводы чәйнекләре аерым урын алып тора, ул озак еллар дәвамында югары сыйфатлы продукция чыгара. Күргәзмәдә катнашучылар коллекциянең барлыкка килү тарихын беләчәкләр, гадәти булмаган формадагы чәйнекләрне күрәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев