Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада уникаль калаклар күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә 2021 елның 17 октябренә кадәр эшләячәк.

Алабуга дәүләт музей ядкарьлеге күргәзмәләр залында медицина фәннәре докторы, профессор Игорь Васильевич Корабельниковның (Сыктывкар шәһәре, Коми Республикасы) шәхси коллекциясеннән күргәзмә эшли башлады.

Күргәзмәдә Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы зәркәнчеләре тарафыннан XVIII - ХХІ гасыр башларында башкарылган 700дән артык калак тәкъдим ителгән иде. Бу коллекцияне Игорь Васильевич, дөньяның төрле почмакларына заказ биреп, ике дистә ел дәвамында җыйган. Бүгенге көндә Корабельников коллекциясендә  5000 данәдән артык кашык исәпләнә.

Күргәзмәдә балчык, сөяк, агач, кургаш, көмеш, бронза, бакыр, бәллүрдән ясалган кашыклар тәкъдим ителде. Коллекциядә шулай ук пыяладан, кораллардан, лама сөякләре, кабак, кокос, перламутр, Көньяк диңгезләрдән галиотис моллюсклары, Бохарадан 300 яшьлек карагач агачыннан ясалганүрнәкләр бар.

Моннан тыш, Сваровски стразалары белән ясалган комплект һәм атаклы зәңгәр төстә түгел, ә төрле-төсле гжель рәсеме белән бизәлгән кашыклар да бар. Корабельников коллекциясендә иң иртә экспонатлар - IV гасыр Византия бронза кашыгы һәм Пермь якларының җәнлек стилендә VI-VIII гасыр кашыклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев