Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада уникаль кашыклар коллекциясе ачыла

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы ювелир кашыклар күргәзмәсен тәкъдим итәчәк.

11 июньдә 14.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында Сыктывкар шәһәреннән медицина фәннәре докторы, профессор Игорь Васильевич Корабельниковның шәхси коллекциясеннән «Кашыкларда кешелек тарихы» күргәзмәсе ачыла.

Алабугалылар һәм шәһәр кунаклары Россия һәм чит ил зәркәнчеләре ясаган 700дән артык кашыкны күрә алачак. Бүгенге көндә Корабельников тупланмасында 5000 нән артык экземпляр бар.

Күргәзмәдә балчык, сөяк, агач, кургашын, көмеш һәм тәңкә (ягъни эретелгән акча), тимер, бронза, бакыр, бәллүрдән ясалган кашыклар тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Сваровски стразалары һәм гжель рәсеме белән бизәлгән кашыклар комплекты тәкъдим ителәчәк.

«Кашыкларда кешелек тарихы» күргәзмәсенә килүчеләр коллекциянең барлыкка килү тарихы, гадәти булмаган форма һәм зурлыктагы кашыклар күрәчәкләр, бу ашханә җиһазының борынгыдан безнең көннәргә кадәр эволюциясе белән танышачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев