Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада уннан артык урамның юллары төзекләндереләчәк

Төзекләндерергә тиешле урамнарның күпчелеге шәһәрнең аскы өлешендә урнашкан.

Юлларның асфальт катламын яңарту буенча эш башланды. Бүген юл төзүчеләр Яшьләр урамында эшли һәм алар юл читендә калдырылган автомобильләрнең иске асфальтны салдыруга комачаулавыннан зарлана. Бу урамда юл тулысынча төзекләндереләчәк. Моңа ике атналап вакыт кирәк, шуңа күрә юл төзүчеләр вакытлыча уңайсызлыкларны аңлап, машиналарны калдырган очракта, аз вакытка гына куюларын сорыйлар.

Шәһәр башкарма комитетында аңлатуларынча, шәһәрнең нәкъ менә аскы өлешендәге урамнар ашыгыч ремонт сорый. Яшьләр урамыннан тыш, тагын Тугаров, Нурлы урам, Гвардия, Бакчалы, Тукай, Төзүчеләр, Чулман, Каенлы, Мәскәү, Шишкин, Танай тыкрыгы һәм Икмәкле шәһәрчек төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев