Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Урал модасы» күргәзмәсе эшли башлый

Күргәзмәдә традицион халык костюмнары, көнкүреш һәм һөнәрчелек әйберләре, шулай ук борынгы рус киемнәре үрнәкләрен күрергә мөмкин. 

26 мартта 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында Свердловск өлкәсенең О. Е. Клер исемендәге Туган якны өйрәнү музее җыелмасыннан «Уральская мода» күргәзмәсе ачыла. 

Музейның бай этнографик коллекциясе XIX гасыр азагыннан ук формалаша. Күргәзмәдә традицион халык костюмнары, фин-угор, коми-пермяк, мордва, удмурт, мари, төрки халыклар-татар һәм башкортларның көнкүреш һәм һөнәрчелек әйберләре, шулай ук борынгы рус киемнәре үрнәкләрен күрергә мөмкин. 

Тау заводы сәнәгате үсеше белән ураллыларның яшәү рәвеше, аларның көнкүреше, эстетик күзаллаулары һәм тышкы кыяфәте үзгәрә. Костюм модернизацияләнә. Традицион костюм Европа культурасының көчле йогынтысын кичерә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев