Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Ураза гаетен билгеләп үттеләр

Бер ай буена Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен дип ураза тотканнан соң, мөселманнар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Ураза бәйрәме җитте, быел ул 13 майга туры килде.

Бүген Алабуга мөселманнары, бөтен дөньядагы кебек үк, Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Бәйрәм намазлары шәһәр һәм районның барлык мәчетләрендә узды. Иртән иртүк Җәмигъ мәчетенә халык агылды. Тантаналы чара сәгать 6.00дә башланып китте. 
Алабуга шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын ирештерде, район мөхтәсибәте исеменнән Ураза бәйрәме белән котлады. 
Шулай ук алабугалыларны бәйрәм белән район башлыгы Рөстәм Нуриев та тәбрикләде. Аның әйтүенчә, мондый бәйрәмнәр берләштерә, милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне тирәнрәк аңларга булыша. 


— Быел Ураза бәйрәме бөтен дөнья шау чәчәктә булган вакытта билгеләп үтелә. Ислам динен, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклаганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Сәламәтлек, гаиләләрегезгә тынычлык телим, эшләрегез уң, балаларыгыз тәрбияле булсын, — диде ул.
Шулай ук Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов Казанның 175нче гимназиясендә һәлак булганнарны искә алды.
— Рамазан аеның соңгы көннәрендә бар кешене тетрәндергән кайгылы хәбәр килде. Шушы фаҗига безне зур кайгыга салды. Бу аңлап булмаслык җинаять, зур гөнаһ. Кешеләрне үтерү, кешегә Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән гомерен алу, беркемгә дә рөхсәт ителмәгән. Безнең динебез, Ислам дине, кешенең җанын алуны, зыян китерүне катгый тыя. Нинди генә диндә, кем генә булмасын, беркемнең дә кеше гомерен алырга хакы юк. Якыннарына җиңеллек, сабырлык бирсә иде. Әлеге фаҗига безгә тагын бер тапкыр шуны искәртә — баланың әйләнә-тирәсе аның киләчәгенә зур йогынты ясый. Балаларны кечкенәдән үк тәрбияләргә кирәк. Рухи тәрбия турында да онытмау мөһим. Гаилә ул балага төп рухи кыйммәтләрне, дөрес юнәлешне, дөрес юлны күрсәтүче урын, — дип билгеләп үтте ул.


Республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә, бәйрәм барлык таләпләрне саклап уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев