Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ишегалларны төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара

Бу атнада Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев идарәче компанияләр вәкилләре һәм төзүчеләр белән бергә быел «Безнең ишегалды» республика программасы тормышка ашырыла торган ишегалларын йөреп чыкты.

Танышу Нефтьчеләр проспектындагы 43нче һәм 45нче йортлардан башланды. Монда иске һәм куркыныч тудыра торган агачларны кискәннәр, тиздән башка үсентеләрне матурлап кисәргә туры киләчәк. Шулай ук бу территориядә иске сарайлар һәм гараж сүтелгән, бары тик милекчеләр киләсе атна ахырына алырга вәгъдә иткән ике законсыз корылма гына калган. Юл эшләре 90 процентка үтәлгән. Ике атнадан идарәче компанияләр ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә керешәчәк. Йортларны карап йөргәндә, Рөстәм Нуриев халык белән аралашты. Алар башланган эштән канәгать һәм аның төгәлләнүен түземсезлек белән көтә.
— Барысы да әйбәт, ишегалдының яңартылуына без бик шат. Подъездлар янында эскәмияләр барлыкка килүен көтәбез, — ди алар.
Рөстәм Нуриев икенче кварталдагы үзгәрешләрне билгеләп үтте (Нефтьчеләр проспекты, Землянухин урамы). Ул халыкка иске корылмаларны сүтүдә аңлаулары һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде, һәм җиләк-җимеш агачлары сакланачак, дип ышандырды.


Сүз уңаеннан, быел Алабугада төзекләндерү программасына 31 ишегалды кергән. ТКХ департаменты директоры Андрей Томилин хәбәр иткәнчә, юлларны асфальтлау өчен республика бюджетыннан 123 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Тагын 22 миллион сум кече архитектура формаларын әзерләүгә һәм урнаштыруга, шулай ук урамнарны яктыртуга юнәлдереләчәк. Бүгенге көндә эшләр 9 ишегалдында бара: «Чаллы» идарәче компаниянең җиде ишегалды, ике ишегалды — «Домуправ-3» идарәче компаниянеке һәм "Жилкомфортсервис«ның ике ишегалды.


— Подрядчылар асфальт салу буенча 19 апрельдән бирле эшли. Эш сыйфаты буенча бернинди шик-шөбһә юк, зур булмаган кимчелекләр бар, әмма алар төзәтеләчәк. Шулай ук торглар бара, һәм тиздән кече архитектура формалары сатып алу күздә тотыла. Балалар һәм спорт җиһазларының беренчесен июльдә көтәбез, — ди Андрей Томилин.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» программасы биш елга исәпләнгән. Шул вакыт эчендә Алабуганың барлык ишегалларын да төзекләндерәчәкләр. Сүз уңаеннан, киләсе елга 66 йортка гариза бирелгән, бу быел караганда ике тапкырга күбрәк.
Ишегалларны йөреп чыкканнан соң район башлыгы, комиссия әгъзалары белән бергә, 4нче микрорайонда Георгий паркын карады. Ул «Иҗтимагый территорияләрне үстерү» программасы буенча төзекләндерелә. Финанслау суммасы — 65 миллион сум. Паркта чаңгы трассасы сакланачак, өстәмә яктырту, юллар, балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Шул ук вакытта ландшафт тулысынча сакланачак.


— Парк 4нче микрорайон халкын җәлеп итү урыны гына түгел, ә 10нчы мәктәпнең өстәмә белем бирү мәйданчыгы да булырга тиеш, — дип билгеләп үтте район башлыгы.
Сүз уңаеннан, паркта физкультура, табигать белеме һәм биология дәресләрен үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев