Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада узган атнада авыр төргә караган 4 җинаять теркәлгән

Бу — ике алдакчылык һәм банк исәпләреннән ике урлау очрагы.

Үткән атнада кизү бүлегенә 262 хәбәр алынды. Авыр төргә караган 4 җинаять теркәлгән — ике алдакчылык һәм банк исәпләреннән ике урлау очрагы.

Билгесез затлар, шәһәрдә яшәүче 74 яшьлек әби исеменә кредит рәсмиләштерергә тырышучы алдакчыларның законсыз гамәлләреннән коткарабыз дигән булып, аның 200 мең сум акчасын үзләштермәкче булган. Икенче очракта 24 яшьлек алабугалының банктагы кредитын ябабыз дип алдап, аның 800 мең сум акчасына ия булганнар. 

Моннан тыш:
— белә торып кеше милегенә зыян салу (билгесез зат 30 яшьлек алабугалының автомобилен бозган);
— үтерү белән янау һәм сәламәтлеккә зыян китерүнең 2 очрагы;
— шундый ук гамәле өчен моңа кадәр административ җәзага тартылганы булган затның исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүе белән бәйле җинаять теркәлгән.
Барлыгы 505 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

03
Бер атнада Алабуга үзәк район хастаханәсенә төрле җәрәхәтләр белән 25 кеше мөрәҗәгать иткән. Кинәт үлеп китү турында 21 хәбәр алынган.

ЮХИДИ
Үткән атнада 386 йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 5е исерек хәлдә автотранспорт йөрткән өчен тоткарланган. Барлыгы 27 юл-транспорт вакыйгасы булган, 16 кеше зыян күргән.
Юл-транспорт вакыйгаларының берсе Мәскәү һәм Гассар урамнары чатында килеп чыккан. «Рено Сандеро» автомобилен йөртүче 1984 елгы ир-ат, Мәскәү урамы буйлап хәрәкәт иткәндә, сул якка, Гассар урамына борылганда, олы юлның тиешле кырын сайламаган. Нәтиҗәдә, Мәскәү урамыннан Говоров урамына таба хәрәкәт итә торган, 1984 елгы хатын-кыз утырган «Хавл Ф7» автомобиле белән бәрелешкән. «Хавл Ф7» пассажиры — 1951 елда туган хатын-кыз — төрле җәрәхәтләр белән Алабуга үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев