Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада узган тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән авыручылар ачыкланмаган

28 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4472 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 41 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 6 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 23 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 5 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 5 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 2 очрак ачыкланган. 
Казанда — 21, Яр Чаллыда — 5, Сабада 5 кеше коронавирус йоктырган. Биектау һәм Лаешта ике очрак ачыкланган. Аксубай, Арча, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән. 
28 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4472 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3309 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 44 кеше.

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев