Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада узган тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның яңа очраклары ачыкланмаган

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 66 яңа очрагы расланган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 66 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

15 кеше хастаханәләргә озатылган, 51 кеше өйдә дәвалана, аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы.

Ачыкланган очракларның 57се авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр – 8 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр – 6 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр – 25 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр – 12 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр – 7 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр – 5, һәм 80нән 90 яшькә кадәр – 2 очрак, 90 яшьтән өлкәнрәк кешедә 1 очрак ачыкланган.

Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан: Казан – 27, Яр Чаллы – 6, Нижнекамск – 6, Лаеш – 5, Азнакай – 4; Саба, Балтач, Чүпрәле районнарында 3шәр очрак расланган, ә Әтнә, Әлмәт районнарында – 2. Сарман, Питрәч, Биектау, Яшел Үзән, Ютазы районнарында 1шәр очрак ачыкланган.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 960 очрагы теркәлгән.

Савыгучылар-115 (+15 )

Бүгенге көндә Алабуга районында барлыгы 13 очрак теркәлгән, авыручыларның берсе үлде.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев