Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ветераннар советы конференциясе үтте

Киңәшмәдә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты.

Үткән пәнҗешәмбедә Алабуга муниципаль районы ветераннары (пенсионерлары) җирле җәмәгать оешмасының чираттан тыш конференциясе булды. 
Анда Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Ветераннар Советына башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерде, ветераннар хәрәкәте активистларын аерым билгеләп үтте. Һәрвакыт Ветераннар Советы ярдәменә таяначакмын, дип ассызыклады ул һәм оешманың хәзерге рәисе Геннадий Багановның эшлеклелегенә басым ясады. Конференцияне ачып, ул болай диде:

— Алабугалы пенсионерлар хәзер 23 мең исәпләнә, алар 124 ветеран оешмасына берләшкән. Районның Ветераннар Советында лекторлар төркеме бар, аны Иван Трофимов җитәкли. Алар (барлыгы 15 кеше) Бөек Җиңүнең 76 еллыгына шәһәрнең һәр мәктәбендә булдылар, 300 сыйныфта батырлык дәресләре үткәрделәр. 

Җиңү көненә әзерлек моның белән генә бетмәде. Яковлево авыл җирлегендә башлангыч оешма рәисләренең семинар-киңәшмәсе узды, анда "Хәтер китабы«н булдыруга махсус игътибар бирелде. Колосовкада һәм Олы Шүрнәктә «Үлемсез полк» стендлары урнаштырылган туган як музейлары ачылды. ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев , «АлАЗ» берләшмәсе, «Алабуга УкупрПласт» һәм башка предприятиеләр ярдәме белән, бер ветеран да игътибарсыз калмады, бүләкләр һәм котлаулар алды. Сугыш чоры балаларына да бүләкләр тапшырылды.

«Алабуга УкупрПласт» ҖЧҖтә пенсионер-инвалидларның ялын оештыру турында оешманың профком рәисе Мария Пушкина сөйләде. Спорт, мәдәният, үзешчән сәнгать — ветераннарга тәкъдим ителә торган чараларның барысын да санап бетереп булмый. Мавыгулары буенча түгәрәкләр, үзенчәлекле кешеләр белән очрашулар аеруча киң таралган.

Яковлево авыл җирлеге башлыгы Ольга Козырева "Хәтер китабы«н эшләү тәҗрибәсе белән бүлеште. Материаллар җыюны моннан егерме еллар элек, биредә мәктәп яны музее булдырган тарих укытучысы Юрий Колчин башлаган. Хәзер һәлак булган якташлар исемлегендә 454 кеше, аларның саны тулылана. Җиңү турында берничә альбом эшләнгән, хәзерге вакытта «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» темасы буенча мәгълүмат туплана. Яковлево кешеләре авылдашлары турында китап бастырырга ниятли. 

Шәһәрнең 9нчы мәктәбендә педагогик хезмәт ветераннары булышлыгында күп чаралар уза. Фрида Шакирова «Алтын укытучы» проекты, хәрби гаилә даны музее, унбиш еллап эшләп килгән «Триумф» гаилә клубы хакында сөйләде. Ул шундый тәкъдим кертте: яшь укытучылар клубы белән беррәттән, мөгаллим ветераннар клубы да оештырылсын.

Олы Елово авыл җирлегенең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Валентина Кузьмина чыгышын да кызыксынып тыңладылар. Авыл тарихын өйрәнү материаллары башта мәктәптә булган. Ул ябылгач, әлеге эш белән мәдәни хезмәткәрләр шөгыльләнә башлаган. Тамара Полянцева башлангычы белән «Олы Елово — осталар һәм талантлар авылы» сайты булдырылган. "Хәтер китабы"н хәзерләүгә дә ул тотынган, тиздән әлеге басма әзер булачак.
***
Чираттан тыш конференциядә пандемия аркасында хәл ителми калган сораулар да каралды. Мәсәлән, Михаил Красильников тәкъдиме белән АМР ветераннары (пенсионерлары) җирле җәмәгать оешмасы Ветераннар Советының, аның президиумының, эшче комиссияләр әгъзаларының исемлеге расланды. Кайбер комиссияләр, мисалга, Рәхим Гайсин җитәкчелегендәге иҗади төркем беренче тапкыр барлыкка килде. 
Анна Шумилова киләчәккә планнар белән таныштырды. Республика конференциясенә Геннадий Баганов, Анна Шумилова, Илдус Низамов делегат булып барачак.
***
— Сез алабугалылардан өйрәнерлек нәрсәләр бар, — диде Әлмәттән килгән куратор Василий Самойлов, үзләрендәге ветераннар оешмасы эше белән таныштырганда. 

Татарстанның Ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков республиканың ветераннар хәрәкәтенә керткән өлеше өчен, безнең шәһәргә рәхмәт белдерде. Шулай да, аның сүзләренә караганда, "Гаилә фотохроникасы"на Алабугадан барлыгы 87 фотосурәт җибәрелгән, башка районнардан уннарча мәртәбә күбрәк. Басма матбугатта ветераннар тормышы турында мәгълүмат җитеп бетми.

— Әлбәттә, төп кайгырту — өлкән буынга, диде ул. Ата-аналарның хәзер вакыты да, акчасы да җитми, шуңа күрә тәрбия мәсьәләсе дә бик әһәмиятле. Хәбир Иштирәков башка темаларга да кагылды һәм язма сорауларга җавап бирде.

Район башлыгы, җитәкчеләр даирәсе һәм муниципаль хезмәтләр катнашында өлкәннәр тормышы өчен мөһим мәсьәләләр карлаган мондый конференция яңа Ветераннар Советын, һичшиксез, активрак эшләргә этәрер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев