Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ветераннарга азык-төлек җыелмалары тапшырыла

Җиңү көне алдыннан ветераннарга 4 меңнән артык ашамлыклар җыелмасы тапшырачаклар.

Бу атнада шәһәрдә дә, районда да сугыш ветераннарына бүләккә ашамлыклар җыелмасы тараталар. Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары, һәлак һәм вафат булганнарның тол хатыннары, тол калган һәм тыл ветераны категориясенә ия булганнар — районның 148 кешесе — бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан алачак.


Өч мең ярымга якын кешегә: Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына, «Камалышта калган Ленинград кешесе» билгесе яисә «Сугыш елларындагы данлы һәм фидакарь хезмәт өчен» медале булганнарга, яки сугыш елларында алты айдан да ким булмаган хезмәт стажы булганнарга җыелмаларны муниципалитет тапшырачак. Алар арасында шулай ук һәлак һәм вафат булганнарның тол хатыннары, Венгрия һәм Корея хәрби вакыйгаларында катнашучылар, аларның тол хатыннары да бар. «Сугыш чоры балалары» төрендәгеләр — иң күбе, Алабуга районында аларның саны 3 мең 44 кеше. 
«Эссен Продакшн АГ» компаниясеннән быел район авылларында яшәүче 667 кеше — Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, «сугыш чоры балалары» — бүләк алачак. Үткән елда алар ашамлык җыелмаларын шәһәрдә яшәүчеләргә биргән. 
Югарыда күрсәтелгән категория кешеләре бүләкләрне 9 майга кадәр алачак, беркем дә игътибардан читтә калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев