Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада волонтерлары пандемия чорында өлкәннәргә газеталарны өйгә китереп бирә

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү сәбәпле, газеталарны Үзәк китапханәдә һәм шәһәр Мәдәният сараенда алган язылучыларга газета бирү вакытлыча туктатылды.

Алабуга волонтерлары бу көннәрдә пенсионерларга азык-төлек һәм дарулар гына түгел, газеталар да тарата. Чикләү чаралары кертелү сәбәпле, өлкәннәр өйдән чыга алмый, ә аларның күбесе өчен район газеталары – бердәнбер мәгълүмат чыганагы дияргә була.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү сәбәпле, газеталарны Үзәк китапханәдә һәм шәһәр Мәдәният сараенда алган язылучыларга газета бирү вакытлыча туктатылды.

Хәзер “Новая Кама” һәм “Алабуга нуры” газеталарын Төзүчеләр урамы, 16а адресы буенча редакциягә килеп алырга мөмкин, эш көннәрендә сәгать 8.00дән сәгать 17.00гә кадәр.

Шулай ук газеталарны өйгә Алабуга волонтерлары да алып килә ала. Моның өчен волонтерларга 3-03-45 яки 7-58-12 телефоны аша, яки турыдан-туры редакциягә 3-81-11 телефоны буенча шалтыратып, үзләренең контакт мәгълүматларын (ФИО, адрес һәм телефон) хәбәр итәргә кирәк.

"Вакытлы матбугатны өйгә китереп бирү" акциясе турында тулырак "Алабуга нуры" газетасының җомга санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев