Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Яңа ел чыршысын ачу көне билгеле булды

Яңа ел чаралары 24 декабрьдә башланачак.

Алабуга районы башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина җитәкчелегендә Яңа ел чараларын үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышы үтте. Бәйрәм чараларын үткәрү концепциясенең башлангыч варианты җыелучылар каравына тәкъдим ителде.
Мәсәлән, план буенча чараларга старт 24 декабрьдә Шишкин буалары территориясендә биреләчәк. Монда гадәт буенча шәһәрнең иң төп чыршысы куелачак. Бу юлы урман гүзәле "Яшьләр" стадионының нәкъ уртасына урнаштырылачак, ә аның тирәли зодиакның барлык билгеләре сурәтләнгән, поликарбонаттан ясалган тагын 12 чыршы утыртылачак. Яңа елның төп мәйданында зур шугалак булачак, агачтан кечкенә таулар урнаштырылачак һәм боздан зур тау ясалачак. Үзәк чыршыны ачу 20.00 сәгатькә планлаштырыла. Яңа ел гүзәле гадәт буенча 4 нче мәхәлләдә дә бизәләчәк.
Киңәшмәдә шәһәрне бизәүне оештыруга һәм күмәк культура чаралары үткәрүгә бәйле тагын берничә мәсьәлә каралды. Мисалга, Алабугада предприятиеләр, оешмалар һәм физик затлар арасында иң матур Яңа ел бизәлешенә традиция буенча бәйге игълан ителәчәк. 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр көн саен Үзәк чыршы янында теләсә кайсы зәвыкка хуш килердәй күңел ачу чаралары оештырылачак, ә 13 гыйнварда барлык алабугалылар һәм кала кунаклары биредә "иске стиль» буенча Яңа елны каршы ала алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев