Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Җәмигъ мәчетендә коронавируска каршы вакцинация узды

Алабугада яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә.

Бүген Алабуганың Җәмигъ мәчетендә теләге булган һәркем җомга намазыннан соң прививка ясата алды. Вакцинация алдыннан барысының да температурасын һәм кан басымын үлчәделәр. 


— Бу чир белән авырыйсым һәм башкаларга йоктырмас өчен, прививка кадатырга булдым. Үземне яхшы хис итәм. Кечкенәдән үк прививкалар ясатам, беркайчан да баш тартканым юк. Безнең медицина бик ышанычлы, шуңа күрә ышанам, һәм бернинди шик юк. Назыйм Фаләхетдинов.


— Кирәктер дип уйлыйм, прививка кадаткач ышанычлырак. Ә прививка кадатмасаң, куркып торасың, — Мидхәт Кадыйров.
Бу көнне барысы да вакцинаның беренче компонентын кадатты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев