Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яңа полилингваль мәктәп төзелеше ахырына якынлаша

Полилингваль комплекс төзелеше Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фонды ярдәмендә мөмкин булды.

– Төзелеш белән “Ак Таш” генераль подрядчысы шөгыльләнә, ул эшләрне хәтта вакытыннан алдарак та башкара, – дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Нургаянов. Объектта 300гә якын кеше эшли. Коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле катлаулы вәзгыятьтә барлык саклык чаралары да үтәлә, санитар эшкәртү үткәрелә. Финанслауга килгәндә, 716 миллион сумның 600 миллион сумы үзләштерелгән инде, – диде Ленар Нургаянов.

Төзелеш эшләре җитәкчесе Степан Муравьев сүзләренә караганда, хәзер эшчеләр бизәү эшләре белән мәшгуль. Шпаклевкалау, штукатурлау эшләре һәм откосларны урнаштыру башкарылган инде.

– Хәзер мәктәп бинасы эчендә идән плиткасын урнаштырабыз, чишенү бүлмәләрендә ул инде салынган, санузелларда ул төсле булачак. Параллель рәвештә түшәмнәрне эшлибез. Төзелеш эшләрендә мәшгуль кешеләрнең гомуми саны – 200.

Мәктәп төзелеше, чыннан да, график буенча бара, артта калуларсыз, дип раслады Адымнар Алабуга полилингваль мәктәбе директоры Сергей Ежов. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта мәктәпнең педагогик коллективын туплау процессы дәвам итә. Укытучыларның төп составы инде билгеләнсә дә, вакантлы эш урыннары да бар әле, дип хәбәр итте Сергей Константинович. Полилингваль мәктәпнең булачак укучыларына килгәндә, хәзер нәкъ менә укучыларны кабул итү турында нигезләмә эшләнә, ди ул.

Беренче сыйныф укучыларын без территориаль принцип буенча җыячакбыз, ягъни, безнең мәктәпнең беренче сыйныфларында 4нче микрорайонның безнең мәктәпкә караган өлешендә яшәүче балалар укый алачак. Ә менә 2-8нче сыйныфлар укучылары башка микрорайон балалары да була ала. Әмма аларны конкурс нигезендә һәм, әлбәттә, теләкләре буенча кабул итәчәкбез.

Яңа мәктәп җитәкчесе билгеләп үткәнчә, полилингваль комплекс төзелеше Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фонды ярдәмендә мөмкин булды.

– Бу бик җитди проект, һәм без республика җитәкчелегенә балаларга шундый бүләк ясаганнары өчен рәхмәтлебез. Һәр шәһәргә дә мондый мөмкинлек бирелми.

Балаларын полилингваль мәктәпкә бирергә теләүче ата-аналар өчен мәгълүмат тиздән Мәгариф идарәсенең рәсми сайтында басылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев