Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яңа ветпункт төзеләчәк

Киләсе елда Алабугада яңа модульле-блоклы участок ветеринария пункты торгызылачак. Иске ветпункт бинасы 1931 елда ук төзелгән булган.

Шул гомердән бирле ул берничә тапкыр ремонт күргән, әмма аның искергәнлеген инде яшереп калып булмый. Яңа бина модульле-блоклы участок ветеринария пункты салу буенча республика программасы кысаларында җиткереләчәк. Әлеге максатка Татарстан казнасыннан 3,5 миллион сум тирәсе бүлеп биреләчәк, аның иң төп шарты - өстәмә финанслау табу. Шуңа күрә шәһәр бюджетыннан 925 мең сум бүленәчәк.
Шәһәр участок ветеринария пунктына икеләтә уңай туры килде: аларга яңа бина салу гына түгел, ә административ бинаны капиталь ремонтлау программасына да керергә насыйп булды. Бу юнәлештә эш башланып киткән инде. Монда түбә яңабаштан ябылачак, бинаның алгы ягы яңартылачак, шулай ук бинаның эчке ягын матурлау һәм территорияне төзекләндерү эшләре дә планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев