Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яңартылган Иван Шишкин музей-йорты ачылды

Борынгы объектларның берсендә — Алабуганың кеше иң күп йөри торган музеенда эшләр 2016 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуганың тарихи өлешен карап йөргәннән соң башланды һәм ике этапта барды.

Эшне тапшыру көнендә төзүчеләргә музей-ядкарьлектән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр бирелде.
Борынгы объектларның берсендә — Алабуганың кеше иң күп йөри торган музеенда эшләр 2016 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуганың тарихи өлешен карап йөргәннән соң башланды һәм ике этапта барды.
Беренче өлештә музейның эчке бүлмәләрендә ремонт-реставрация эшләре, аннары реэкспозиция үткәрелде. Икенче этапта бинаның фасады яңартылды.
− Бу федераль әһәмияткә ия һәйкәл, һәм без, әлбәттә, бу йортны тиешле һәм яхшы сыйфатта сакларга кирәген аңлый идек, ул шәһәребезгә килүче барлык туристларны җәлеп итә. Алдагы эшләрне финанслауга карар иткәне өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка тагын бер кат рәхмәт. Бүген безнең яңартылган фасад, яңа түбә, тәрәзәләр, веранда, уңайлыландырылган искиткеч территория. Шулай ук төзүчеләребезнең барысына да рәхмәтлебез. Һәм менә без, ниһаять, музеебызның капкасын ачабыз, − дип әйдәде Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко.
Икенче этаптагы төзекләндерү эшләренә республика бюджетыннан 23 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән иде. 
− Рөстәм Нургалиевичның безгә бу мәсьәләдә булышуына бик шатмын. Шишкинны, Алабуганы барысы да белә. Бу матурлык могҗиза белән сакланып калган, һәм мондый корылмалар яхшы хәлдә булсын өчен, без бөтен көчебезне куярга бурычлы, − диде район башлыгы Рөстәм Нуриев.
Яңартылган музей ачылуга, беренче килүчеләр дә күренде. Алар безнең шәһәрдә борынгы биналарның никадәр матур булуын искәртеп, Рөстәм Нуриев һәм Гөлзада Руденко белән аралашып алдылар, музейны төзекләндерүдә Татарстан Президентының башлангычын хупладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев