Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яктырту баганалары куелды

Алабугага керү юлыннан алып, Бакый Урманче урамына кадәр 68 яктырту баганасы куелды.

Шәһәр Башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, аларның озынлыгы 2,5 километр тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, бу “Муниципаль юл фонды” программасы ярдәмендә мөмкин булды. Бу максатларга 12 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Сүз уңаеннан, узган елның ноябрендә юлның бу участогында җәяүлеләр кичү юлы да барлыкка килде, аның кирәклеге турында алабугалылар күптән сөйләгән иде. Кичүнең булмавы юл-транспорт һәлакәтләре ихтималын арттырды. Күп кенә җәяүлеләр сәүдә үзәгенә юлны нәкъ менә шушы участокта йөгереп чыкты. Статистика нигезендә, 2019 елда Алабуга районында җайга салынмаган җәяүлеләр кичүендә – 8, ә җайга салынган җәяүлеләр кичүендә 2 кеше юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев