Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада янгын куркынычы югары булу сәбәпле, урманнарга керүне чикләделәр

Алабуга урманчылыгының урман фонды җирләрендә җәй эчендә дүртенче тапкыр гражданнарның урманнарда булуына һәм анда транспорт чаралары керүгә чикләү игълан иттеләр.

ТР Министрлар кабинетының 671 санлы Карары 21 календарь көн дәвамында гамәлдә булачак. Әлеге чаралар республика урманнарында куркынычлык дәрәҗәсенең 4 һәм 5 класслыга җитүе белән бәйле. Шуңа да урман юлларында махсус язулар һәм шлагбаумнар урнаштырыла, ял һәм бәйрәм көннәрендә кизү тору оештырылган, урманлыкларда һәм кеше күпләп ял итә торган урыннарда патруль көчәйтелгән. 
Янгыннарга каршы махсус тәртип шартларында кагыйдәләрне бозучы гражданнарга 5 мең сумга, вазифаи затларга — 40 мең сумга, юридик затларга — 500 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салу каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев