Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Яшь десантчы» клубы яңа бинага күчәргә әзерләнә

Бинада әлегә ремонт эшләре бара.

«Яшь десантчы» клубы яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау буенча республика программасына керде. Озакламый аларның үз бинасы да, яңа җиһазлары да булачак.
Башта яшүсмерләр клубында дәресләр 8нче санлы мәктәпнең спортзалында үткәрелгән. Соңрак аларга шәһәрнең тарихи өлешендә — яшьләр өчен спорт һәм белем бирү-ял итү үзәкләре булмаган җирдә бина бирәләр. Әмма аңа ремонт таләп ителә. «Яшь десантчы» республика программасында катнашу нәтиҗәсендә республика бюджетыннан биш миллион сум күләмендә акча алачак — аның 4,5 миллион сумы бинаны ремонтлау өчен, ә калган 500 мең сумы җиһазлар алуга (компьютер, өстәлләр, маталар һәм башкалар) сарыф ителәчәк.
«Барс» яшьләр үзәге МБУ директоры Сергей Крюков хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә демонтаж эшләре тәмамланган һәм эшчеләр электр челтәрләрен суза башлаган. Ремонтны җәй башында тәмамлау планлаштырыла.
— Яңа бинада уку сыйныфы, электрон тир, хәрби реконструкция залы (гамәли юнәлешле музей), шулай ук спорт залы булачак, — дип өстәде ул. 
Сүз уңаеннан, «Яшь десантчы» клубы 1980 елда эшли башлый: ул вакытта ул «Застава» исемен йөртә, аңа «әфганчылар» берләшмәсе нигез сала. 1999 елдан клуб «Яшь десантчы» исемен ала. Бүгенге көндә үзәккә 71 укучы йөри. Күнегүләрне очучы-инженер белгечлеге алган югары хәрби-махсус белемле офицер, сугышчы-интернационалист, күп санлы хәрби, дәүләт һәм ведомство бүләкләре алган кавалер, яшьләр белән 20 еллык эш тәҗрибәсе булган педагог Михаил Семенов алып бара. 
Сүз уңаеннан, капиталь ремонт үткәрү шулай ук «Барс» яшьләр үзәге бинасына да планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев