Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яшәүче инвалид хатын-кызга фатир биреләчәк

Мондый карар Алабуга муниципаль район башлыгының шәхси сораулар буенча кабул итү барышында кабул ителде.

Халыкны шәхси сораулар буенча кабул итү вакытында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев инвалид хатын-кызга фатир бирү турында карар кабул итте. 

Алабугалы Зөһрә Фаезова кабул итүгә аның кызына социаль найм буенча торак бирү үтенече белән килгән. Ул инвалид һәм фатир алу өчен чираттан тыш исемлектә тора. 
«2017 елда бәхетсезлек очрагы булды — кызым унынчы каттан егылып, бик күп имгәнүләр алды. Шуннан соң ул 10 операция кичерде», — дип сөйләде алабугалы ханым. 

Зөһрә ханымның үтенечен кабул итү вакытында ук хәл итү мөмкин булды. Рөстәм Нуриев аның кызына 4 нче микрорайонда махсус фонд буенча фатир бүлеп бирергә кушты. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Алабугада сайлап алынган торактан (выморочное жилье) муниципаль фонд формалаштыру бара. Узган ел шундый фатирлар белән өч гаилә тәэмин ителгән инде. 

Нина Сушкова кабул итүгә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты һәм үзәк район хастаханәсе арасында тагын бер тукталыш павильоны урнаштыру үтенече белән килгән. Аның сүзләренә караганда, 17 катлы йорт янында аның барлыкка килүе оптималь вариант булыр иде. 

Әмма, аңа аңлатуларынча, моны эшләү мөмкин түгел, чөнки бу урында тукталыш куркынычсызлык кагыйдәләрен бозачак. Киләсе кабул итүгә чакырылган ЮХИДИ вәкиле Нина Ивановнага бу нечкәлекләрне тәфсилләп аңлатачак. 

Кабул итүгә шулай ук Свиногорье авылыннан шәхси эшмәкәр дә мөрәҗәгать итте. Ирина Токарева кибет төзүдә ярдәм сорады. Ул инде берничә ел сәүдә өлкәсендә эшли, һәм аның кибетендә товарга ихтыяҗ бар. Әмма кибетнең мәйданы бик кечкенә. Свиногорье авылында моңа кадәр эшләгән райпо кибете ябылганлыктан, авылга яңа кибет кирәк. 

Рөстәм Нуриев район башкарма комитетының икътисади блогына Ирина Токаревага консультация бирергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев