Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яшәүче хатын-кыз мошенникларга 50 мең сум акча «бүләк иткән»

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Алабуга полициясенә 37 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең мошенниклар корбаны булуын хәбәр итә.

Хатынның телефонына банктан шалтыратып, билгесез затларның аның исеменә кредит рәсмиләштерергә омтылуы хакында хәбәр итәләр һәм картаның номерын әйтүен сорыйлар. Күрсәтмәне үтәп, ханым күрсәтелгән счетка 50 мең сум акча күчергән.

Соңрак, банкның онлайн-кабинетына кереп, хатын акчаларының башка банкка күчерелүен ачыклый. Ул каракларның корбаны булуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев