Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яшәүче ун гаилә тузган торактан күченәчәк

Аларның йортлары гражданнарны тузган торактан күчерү программасына кертелгән. Сүз Кече Покров урамындагы 13 нче, Тойма урамындагы 12 нче һәм Мәскәү урамындагы 90 нчы йортлар турында бара.

Торак белән тәэмин итү бүлегендә хәбәр итүләренчә, быел Алабугада 11 йортта яшәүче тузган торактан күчәргә теләк белдергән булган. Программа шартлары буенча анда барлык фатирлары да хосусыйлаштырылган йортлар гына катнаша ала.

"Хәер, бәхетлеләрнең исемлеге әле тулыланырга да мөмкин", - диләр белгечләр. Монда инде барысы да финанслаудан тора. Тузган торакта яшәүчеләрнең кайда күчәчәге әле төгәл генә билгеле түгел. Өч ел эчендә тузган торактан күчү программасы буенча Алабугада 12 йортта яшәүчеләр яңа фатирлы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев