Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Яшьләр көнендә лазер-шоу һәм кәләшләр ярышы көтелә

Бу турыда а Яшьләр иҗтимагый советының чираттагы утырышында сөйләделәр.

Бүгенге киңәшмә бигрәк тә үзенчәлекле булды, чөнки ул район башлыгы, аның урынбасары, палаталар җитәкчеләре катнашында уздырылды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә 18 июньдә булачак Яшьләр көнен бәйрәм итүгә әзерлек иде.

Залда җыелучыларны Геннадий Емельянов сәламләде. Ул шәһәрнең җәмәгать тормышында яшьләрнең актив ролен билгеләп үтте. Башлык Яшьләр иҗтимагый советы әгъзалары эшен аерым мактады. Былтыр аларга җаваплы эш - Яшьләр һәм Шәһәр көннәрен әзерләү һәм оештыру ышанып тапшырылган иде. "Бу чараларның ничек әзерләнүен, яшьләрнең ничек тырышуын, тапшырылган эшкә нинди энтузиазм белән якын килүләрен мин күзәтеп, аларның үз эшләренә чын күңелдән борчылуларын тоеп тордым. Шуны әйтә алам: тапшырылган биремне алар бик шәп үтәп чыктылар",- диде башлык.

ЯИСның һәр әгъзасы шәхси проекты - гадәти булмаган иҗади ниятне башкарып чыгу өстендә эшли, аны мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашыра. Кайбер уй-ниятләр җәй көне алда торган бәйрәмнәрдә тормышка ашырылачак. Моннан тыш, Яшьләр советы активистлары тырышлыгы белән быел Пионер паркында ял итү зонасы оештырылачак. Биредә үзешчән командалар чыгышы узачак, интернетка ирекле керү ачылачак, шулай ук җәйге кинотеатр эшли башлаячак. Геннадий Емельянов барлык тәкъдимнәрне игътибар белән тыңлады, аларны хуплады һәм структура бүлекчәләре җитәкчеләрен яшьләргә аларның матур башлангычларында ярдәм күрсәтергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев